24 апрельдә Аксубай район мәдәният йортында «Чуваш сандугачы – 2016» XI республика конкурсының йомгаклау концерты булды.
Ике көн дәвамында уздырылган сайлап алу турларында республиканың төрле районнарыннан 220 катнашучы үз талантын күрсәтте. Йомгаклау концертына иң яхшы номерлар гына сайлап алынды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте