«Әкият» татар дәүләт курчак театрында К.Чуковскийның атаклы «Айболит»ын тамашачыга тәкъдим итүгә хәстәрлек эше тулы көченә бара. Премьера 28, 29, 30 апрельдә театрның зур залында булачак. Әсәрне сәхнә өчен әзерләүчеләр – Н.Егорова, Р.Таһиров.
Курчаклар һәм декорацияләр премьерага әзер инде, соңгы репетицияләр бара.
27 апрельдә спектакльне журналистлар өчен куярга әзерләнәләр. Рәхим итегез, хөрмәтле һөнәрдәшләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Аккредитация: 8 9046 65 18 14, 237-70-05, e-mail: diliya1986@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте