22 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Мин Шишкин кебек рәсем ясыйм» XII республика яшь рәссамнар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Быел конкурс «Су тамчысында – дөнья» тематикасына оештырылган иде. Төп бүләкне Казан шәһәренең 6 нчы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Сычева Диана алды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының махсус бүләге Алабуганың И.И. Шишкин исемендәге 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Анна Минкинага тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте