Мәдәният учреждениен үзгәртеп кору барышында «юл картасы» - «Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәлелекне күтәрүгә юнәлтелгән социаль өлкә тармакларындагы үзгәртүләр» чаралар планы эшләнгән иде.
Мәдәният өлкәсе эше нәтиҗәлелеген эшләнгән акча күләме белән генә бәяләп булмый. Беренче күрсәткеч кешеләрнең үсешенә, аңына, әхлагына мәдәниятнең уңай йогынты ясавы булырга тиеш.
«Юл картасы» төбәкләрдәге мәдәният өлкәсе кадрлары эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итү һәм мәдәни объектлардан файдалану эшен киң масштаблы итеп оештыруны күздә тота.
26 майда сәгать иртәнге унда мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре өчен «Юл картасы» буенча мәдәният учреждение челтәрен оптимальләштерү» дигән темага түләүсез семинар уздырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте