Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Г.Р.Державин исемендәге премия турындагы нигезләмәгә таянып, Г.Р.Державин исемендәге республика премиясен алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады.
Ул әдәбият өлкәсендәге әсәрләр һәм юриспруденция өлкәсендәге фәнни хезмәтләр өчен язучы, шагыйрь, тәрҗемәче һәм юристларга тапшырыла. Конкурста аерым авторлар да, коллективлар да катнаша ала.
Өстәмә мәгълүмат – http://mincult.tatarstan.ru/ адресында премияләр бүлегендә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте