Апрельнең 20 сеннән 24 енә кадәр Мәскәүнең «Сокольники» күргәзмә үзәгендә «Жар-птица - 2016» Россия халык осталары һәм рәссамнарының тугызынчы фестивале уздырыла. Анда Татарстан Республикасы халык һөнәрчелегенең төп юнәлешләре (күн корама, алтын чигеш, сәнгатьле тукучылык, зәркәнчелек, агач эшләнмәләр) буенча гомуми экспозиция белән республиканың халык осталары таныштырачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте