22 апрельдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында «Социаль-мәдәни өлкә белгечләрен әзерләүдә социаль партнерлык системасын үстерү» темасына түгәрәк өстәл уздырылды.
Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, мәдәният өлкәсе өчен белгечләр әзерли торган мәгариф оешмалары, Татарстан Республикасы муниципаль районы мәдәният белән идарә итүче органнары җитәкчеләре, арадаш тармаклар белгечләре, галимнәр, укытучылар, студентлар катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте