Татарстан яһүдләре җәмгыятенең һәрбер әгъзасын Пейсах бәйрәме уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Яһүдләр өчен бу бәйрәм – азатлык алган халыкның Ходай тарафыннан аңа вәгъдә ителгән Җиргә сәяхәте башлану белән бәйләнгән милли тарихларының бер өлеше. Бу - яз һәм өмет бүләк итә торган, яңа юлга чыгуны, табигатьнең уянуын, дөньяның яңаруын чагылдыручы бәйрәм.
Дус һәм тату яшәүче халыкларның бердәм гаилә булып милли бәйрәмнәр уздыруы Татарстанда күркәм традициягә әйләнде. Мәдәниятләрнең үзенчәлеге һәм байлыгы –төрле милләтләр һәм конфессияләр вәкилләренең хезмәттәшлеге өчен ныклы нигез булып тора.
Татарстанның яһүдиләр җәмгыяте бик күп еллар дәвамында республикада милли мирасны саклап калу һәм дуслык традицияләрен үстерү өчен күп көч куя, зур эшләр башкара, милләтара һәм динара багланышларны, тынычлыкны һәм тотрыклылыкны ныгытуга, җәмгыятебездә әхлак һәм гуманлылык принципларын урнаштыруга саллы өлеш кертә.
Изге Пейсах бәйрәме башланган көндә сезгә, гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим. Яз күңелләрегезгә шатлык-куанычлар, мәхәббәт алып килсен!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.Сибагатуллин