«Әкият» курчак театрында «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

19  апрельдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Ульгэр» Бурят республика курчак театры гастрольләре  ачылды.  

Бурят артистлары Татарстан балаларына 4 спектакль күрсәтәчәк: мәхәббәт турында бурят риваяте буенча куелган «Байкал кызы – Ангара» спектакле, «Могҗизалы хәзинә» музыкаль әкияте, «Паппет-Пати» курчаклы-эстрада тамашасы һәм  «Бүре һәм җиде кәҗә бәтие» рус халык әкияте. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International