19 апрельдә Социомәдәни һәм сәнгать өлкәсе белгечләренә өстәмә һөнәри белем бирү институтында “РФ төбәкләре мәдәниятен үстерүнең стратегик ресурсы буларак өстәмә һөнәри белем бирү ” икенче халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Эш ике секциядә оештырылды: «Хәзерге Россиядә мәдәни тәңгәллек» һәм «Җәмгыятьне үзгәртеп коруда өстәмә белем бирү системасының социомәдәни мөмкинлекләре».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте