Агния Барто әсәрләре буйлап сәяхәт

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Быел мәшһүр балалар шагыйре  Агния Бартоның туутына 110 ел тула.

 «Китаплы төн-2016» һәм  «Укучының мәдәни көндәлеге» проектларында катнашучылар өчен Татарстан Республикасы  Милли музее  «Агния Барто әсәрләре буйлап сәяхәт» проектын уздыра. 22 апрельдә Татарстан Республикасы  Милли музее үз фондларыннан шагыйрь  китапларыннан күргәзмә тәкъдим итә, балаларга аның иҗаты турында сөйләячәкләр, «ТаланТы» балалар театр проектында катнашучылар чыгыш ясаячак, шулай ук теләгән һәркем А. Барто әсәрләрен халык алдында укып күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International