21 -26 апрельдә «Татарстанда музей язы» республика музейара акциясе өченче тапкыр уздырыла.
Һәр ел саен акциядә катнашучы музейлар саны арта бара. Дәүләт һәм муниципаль музейлар белән бергә, анда кайбер предприятиеләр, ведомство, учреждение һәм уку йортлары музейлары катнаша. Мәктәп музейлары бик күп. Быел акциядә 220 катнашучы булыр дип көтелә. Бу – рекорд!
Быел бу акция Россия киносы елына багышлана; темалары: «Безнең заман каһарманнары» (муниципаль районнарның, предприятие һәм оешмаларның казанышлары) һәм «Мәшһүр якташлар» (Г. Тукай, М. Җәлил, Г.Р. Державин, Н.Г. Җиһанов, С. Сәйдәшев, Г. Кариев һәм башкалар иҗаты турында).
Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында шул уңайдан экскурсияләр, лекторийлар, түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар, квест, флэш-моб, осталык дәресләре, автограф-студияләр һәм башкалар уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте