21-26 апрельдә «Татарстанда музей язы» акциясе быел өченче тапкыр уздырыла.
Быел бу акция Россия киносы елына багышлана; темалары: «Безнең заман каһарманнары» (муниципаль районнарның, предприятие һәм оешмаларның казанышлары) һәм «Мәшһүр якташлар» (Г. Тукай, М. Җәлил, Г.Р. Державин, Н.Г. Җиһанов, С. Сәйдәшев, Г. Кариев һәм башкалар иҗаты турында).
Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында шул уңайдан экскурсияләр, лекторийлар, түгәрәк өстәлләр, иҗади очрашулар, квест, флэш-моб, осталык дәресләре, автограф-студияләр һәм башкалар уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте