22 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китаплы төн» дигән китап уку фестивалендә катнаша. Быел ул Россиядә «Кино укы!» дигән шигарь белән уза.
Бу төндә Милли китапханәнең эш вакыты һәм эшләү рәвеше үзгәртелә.
Кунакларга федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объекты булган Милли китапханә буенча экскурсия уздырылачак. Зур уку залында кыска метражлы фильмнар күрсәтеләчәк, шулай ук язучы һәм режиссер Салават Юзиевның «Үлеләрне бүлдермә!» китабын тәкъдим итү булачак. Соңрак кунакларны продюсер һәм режиссер Тимур Садыйков белән очрашу һәм аның «843 ешлыгы яисә аваз һәм тынлык картасы» кинопроекты белән танышу көтә.
Сәгать кичке дүрттә башлана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте