«Салават күпере» фестиваленең йомгаклау концерты

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Салават күпере» IV балалар-яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты булды. Сәхнәдә төрле милләт вәкилләре чыгыш ясадылар.

Зоналарда сайлап алу турларыннан соң Казанга фестивальнең йомгаклау концертында катнашу өчен иң талантлы һәм иң актив балалар килде. Күпмилләтле концерт номерлары арасында татар, рус, чуваш, төрекмән, украин, азәрбайҗан, яһүд, әрмән, грузин, дагъстан һәм марий халыклары мәдәнияте белән таныштыручы номерлар бар иде. 

Йомгаклау концертында катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International