Татарстан Республикасы Милли музее «Китаплы төн-2016» акциясендә катнаша

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

22 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее бөтен Россия күләмендә уздырыла торган  «Китаплы төн» акциясендә катнаша. Бу көнне китапханәләр, китап кибетләре, музейлар һәм арт-мәйданчыкларның эш вакыты озайтыла һәм эш рәвеше үзгәреш кичерә.  Көндезге уникедән төнге уникегә кадәр  музей ишекләре барлык китап, әдәбият сөючеләр, укырга яратучылар өчен ачык була.  Бөтенроссия  акциясе быел «Кино укы!» шигаре белән уздырыла.

Программада:

- «Агния Барто әсәрләре буйлап сәяхәт» акциясе, теләгән һәркем аның шигырьләрен тамашачылар алдында укып күрсәтә ала;

- «Идел» мәҗмугасы редакциясе вәкилләре һәм  М.Зарецкий исемендәге әдәби иҗат берләшмәсендә катнашучылар; Г.Державинның «Кизләү» китабын татарчага тәрҗемә иткән шагыйрь Ринат Харис белән очрашулар;  

-  Кремль урамы буйлап сәяхәт;

- «Калинка» һәм «Кичке утлар» хорлары чыгышы;

- Китап сәүдәсе, китап алмашу;

- гарәп каллиграфиясе һәм өй шартларында  селфи җайланмасы ясау буенча осталык дәресләре;

- квест-уеннар.

292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International