Кадерле дуслар!
Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас тәбрикләүләремне кабул итегез. Халыкара күләмдә билгеләп үтелә торган бу көн – үзенчәлекле бәйрәм. Ул борынгы бабаларыбыз рухына, уртак тарихыбызга булган олы ихтирамыбызны чагылдыру максатында булдырылды.
Республикабызның бай тарихы, үзенә генә хас булган мәдәни мирасы бар. Аларны саклап, киләсе буыннарга тапшыру – тамырларыбызны белү һәм тану, балаларыбызның рухи һәм матди хәзинәләр булдырыла һәм ишәйтелә торган алгарышлы тормышта яшәвенә нигез булачак.
Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан саклана торган 1,5 мең мәдәни мирас объекты бар. Ике объект ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас исемлегенә кертелгән. Бу исә Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклап калу өлкәсендәге зур казанышы булып тора.
Реставраторлар, архитекторлар, археологлар, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләрнең һөнәри осталыгы, уңганлыгы, иҗади омтылышы республиканың мәдәни мирасын киң танытуга ярдәм итәчәк.
Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан аларга авыр, әмма игелекле, тырыш хезмәтләре өчен олы хөрмәтемне белдерәм.
Шулай ук күңелләрендә мәдәниятебезне, архитектурабызны саклап калу гаме яшәгән татарстанлыларга рәхмәт хисләремне җиткерәм, республика халкының тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калуы – киләсе буыннарның үткәнне аңлап, матур киләчәк төзүгә омтылып яшәвенә нигез булыр дип өметләнәм.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан барыгызны да котлыйм, сәламәтлек, актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, яңа, кызыклы проектлар телим!
Дәүләт һәм җәмәгатьчелек кайгыртуындагы мирасыбыз, һичшиксез, ышанычлы саклана.
Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М.Сибагатуллин