Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге тирән югалту кичерә. 15 апрельдә Насыйбуллин Рафаэль Сафа улы вафат булды.
Р.С.Насыйбуллин 1951 елның 7 гыйнварында Апас районының Болгаяр авылында туган.
1978 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң Р.С. Насыйбуллин төрле мәдәният учреждениеләрендә, аннары Советлар иленең партия органнарында мәдәният өлкәсендә төрле вазыйфалар били.
1991 елның мартыннан Рафаэль Сафа улы Татарстан дәүләт кино фонды рәисе итеп билгеләп куела,1993 -1995 елларда Татарстан Республикасының кинематография буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшли. Соңрак кино сәнгате белән бәйле күп кенә учреждениеләрдә җитәкче вазыйфасын башкара.
Рафаэль Сафа улы Насыйбуллин зур белемле, инициативалы, таләпчән җитәкче иде. «Татаркиновидеопрокат» дәүләт предприятиесенең районнардагы кино учреждениеләре белән эшләвен, республика фильмнары фондыннан файдалану, саклау, аларны популярлаштыру эшен тиешле югары дәрәҗәдә оештыру, кино челтәрләре һәм кино прокаты директорларына яңадан һөнәри әзерлек бирү мәсьәләләрен хәл итү, яшьләргә һәм балаларга кино күрсәтүне оештыру, кино учреждениеләрнең матди-техник базасын яхшырту – бу игелекне эшләрне Р.С. Насыйбуллин белеп һәм яратып башкарды. Хезмәттәшләре аны, абруйлы җитәкче, киң күңелле, якты җанлы кеше буларак хөрмәт итәләр, яраталар иде.
Р.С.Насыйбуллин турындагы якты истәлек мәңгегә күңелләребездә сакланыр.
А.М.Сибагатуллин, Р.И.Вәлиев, И.К.Хәйруллин, В.А.Батраков, И.Р.Ягәфаров, М.М.Таишев, И.Г.Тарханов, З.Г.Бохараев.