15 апрельдә кичке сәгать биштә «Уникс»та «Йолдызлык» уналтынчы республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең йомгаклау концерты була. Быел анда катнашучыларның саны узган еллардагы белән чагыштырганда күпкә артык.
Бу исә оештыру комитетына килгән гаризаларның саны арту белән бәйле.
Яшь талантларның чыгышын шәрәфле кунаклар, абруйлы сәнгать әһелләре караячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте