«Рахлин сезоннары» халыкара фестивале

2016 елның 13 апреле, чәршәмбе

«Рахлин сезоннары» фестивале Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының беренче сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры,  СССРның халык артисты Натан Рахлин истәлегенә багышланган. Быел ул алтынчы тапкыр уздырыла. Заманында фестивальдә исемнәре дөньякүләм танылган музыкантлар катнашты.

Быел форумда тамашачылар  Италия һәм Америка дирижерлары – Джанлуиджи Джельметти һәм Арман Тигранян, халыкара конкурслар лауреатлары - скрипкачы Гайк Казазян, виолончелист Федор Амосов, пианист Екатерина Сканави чыгышын күрәчәк.

Программада  – Вагнер, Брух, Шуберт, Россини, Бетховен, Сен-Санс, Шуман, Бах һәм Брамс әсәрләре. Оркестрның  Антон Брукнер иҗат иткән 9 нчы симфонияне һәм  Густав Малерның 1 нче симфониясен башкаруы ямь өстенә ямь булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International