«Нәүрүз» дүртенче халыкара театраль-мәгърифәти форум-фестивале Казанда июньдә узачак

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

«Нәүрүз»  дүртенче халыкара театраль-мәгърифәти форум-фестивале Казанда июньнең 13 еннән 17 сенә кадәр узачак.

Әлеге чара кысаларында Россия, БДБ илләреннән килгән педагоглар төрле иҗат лабораторияләрендә театр сәнгатенең актуаль мәсьәләләренә багышланган осталык дәресләре, семинарлар уздыра, лекцияләр укый.

Хөрмәтле журналистлар!

13 апрельдә  11:00 дә Камал театрының Матбугат үзәгендә «Нәүрүз»  дүртенче халыкара театраль-мәгърифәти форум-фестиваленә багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Аккредитация узу өчен адрес:  kamal.press@tatar.ru 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International