«Әкият»тә Татарстан Республикасының Халык артисты Эльвира Гыйлемханованың иҗат кичәсе

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

14 апрельдә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында  Татарстан Республикасының Халык артисты  Эльвира Гыйлемханованың 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узачак.

Тамашачыларны спектакльләрдән өзекләр, бию һәм музыкаль номерлар, видеофильмнар һәм, әлбәттә, тәбрикләүләр белән сөендерәчәкләр.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International