13 апрельдә 16.00дә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Рыбинск дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее фондларыннан «Перәннек яисә татлы тарих» күргәзмәсе ачыла.
Перәннек элек-электән төрле халыкларның яраткан татлы ризыгы булып тора. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Алабугада да пешерелгән.
Перәннек гадәттә сырлы такталар ярдәмендә «пичәтләп» пешерелә. Алабугада әлеге традицияләр хәзер дә дәвам итә. Күргәзмәдә Алабуганың прәннек җитештерүчеләре продукциясе белән сәүдә итү оештырылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте