«Һәр буынга яшьтәш Тукай»

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

2016 нчы елның 13 нче апрелендә 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Дәрья» әдәби кунакханәсе, халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Һәр буынга яшьтәш Тукай» дип исемләнгән кичә үткәрә.

Кичәдә татар халкының мәдәният һәм сәнгать әһелләре, Тукайны өйрәнүче фән эшлеклеләре катнашыр һәм чыгыш ясар дип көтелә. Алар арасында Татарстанның халык шагыйрьләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Разил Вәлиев һәм Зиннур Мансуров, Тукай турында шигъри драма әсәрен сәхнәләштергән К.Тинчурин исемендәге театр артистлары, шагыйрь иҗатына битараф булмаган татар зыялылары булачак. Кичәнең тагын бер үзенчәлеге – бу көнне китапханәдә Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китаплардан күргәзмә куелачак. Очрашуда Тукай иҗаты турында кызыклы сөйләшү булыр, җыр һәм шигырьләр яңгырар, кыска гына гомере эчендә киләчәк буыннарга бай иҗади мирас калдырып, халык күңеленә якты эз сызган шагыйрьне искә алу күңелләрне тәэсирләндерер, рухыбызны баетыр дип уйлыйбыз.

Кичәгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International