9 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы әгъзалары Бөгелмә районы коллективлары иҗаты белән танышты.
Ахырдан совет әгъзалары коллективларның җитәкчеләре белән очрашып сөйләште, аларга үзләренең тәкъдим-күрсәтмәләрен бирде.
Сәнгать советы әгъзалары «Зарев» («Таң») казак фольклор ансамбле, «Прялица» («Җеп эрләүче») рус фольклор ансамбле, «Светлый день» («Якты көн») мордва халык ансамбле, «Чистый ручей» («Саф чишмә») һәм «Валдо лей» вокаль инструменталь ансамбльләре чыгышын карады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте