Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Россия халыкларының этномәдәниятен һәм халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше өчен Россия халыклар ассамблеясының Рәхмәт хатына лаек булды.
Кариев театры 2014 елдан башлап “Театр – Ватанны саклаучыларга” дигән проект кысаларында күп кенә хәрби частьләрдә булып, Россиянең төрле төбәкләрендә Армия сафларында хезмәт итүче якташларыбызга спектакльләр күрсәтте.
2015 елда Свердловск, Екатеринбург, Ульяновск өлкәләрендә һәм Марий Эл республикасында, Крым, Севастополь, Симферополь, Бахчисарай шәһәрләрендә булды. Кариевлыларның хәрбиләр белән дуслыгы алга таба да дәвам итә. 2016 елда Г. Кариев ис. Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Әстерхан, Калининград өлкәләренә гастрольләр планлаштыра.