Әлмәттә «Рус җыры» республика смотр-конкурсының чираттагы зона этабы узды

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

9 апрельдә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә  «Рус җыры» республика  смотр-конкурсының чираттагы зона этабы узды. Анда районның төрле авылларыннан фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.   

 Конкурс вакытында «Гармония» халык ансамбле һәм «Дубравушка» рус халык  хоры «Үзешчән халык коллективы » дигән исемен раслады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International