Чаллы курчак театрында яңа спектакль өйрәнүгә керештеләр.
Узган елның көз аенда Чаллы дәүләт курчак театры Театр әһелләре берлегенең грантын алган иде. Ниһаять, театр «Сак-Сок» риваяте буенча татар телендә спектакль кую эшенә керешү мөмкинлегенә ия булды.
Спектакльнең премьерасы быелның көзенә билгеләнгән. Сюжет катлаулы, шулай да ул ялгызлык, балалар белән өлкәннәр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр проблемаларын, хәзерге заманда әхлак-этика нормаларына кагылышлы мәсьәләләрнең гаять актуальлеге һәм алар турында фикер алышуның күптән көн кадагында булуын мәйданга куярга мөмкинлек бирә.
Риваятьне сәхнәләштерүгә режиссер Илгиз Зәйниев кереште инде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте