«Татарстан – бармак очларында» проекты эш төркеме киңәшмәсе булды

2016 елның 8 апреле, җомга

8 апрельдә  «Черек күл» паркында  «Татарстан – бармак очларында» проекты эш төркеме киңәшмәсе булды.  Әлеге проект Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Рус география җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырыла.  

Казанның тарихи үзәгендәге  «Черек күл» паркы   –проект кысаларында сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен юлкүрсәтмәләр бастырып чыгару каралган өч паркның берсе.  Китапханә хезмәткәрләре басманың макетын, анда кергән парк объектларының чынбарлыкка туры килүен тикшерделәр. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International