12 апрельдә «Һөнәре – ТАБИБ» фотокүргәзмәсе ачылу белән Татарстан Республикасында медицина өлкәсендә эшләүче һөнәр ияләренә ышанычны арттыруга һәм әлеге һөнәрнең абруен күтәрүгә юнәлтелгән «Беренче медицина халык премиясе» социаль проекты чаралары башланып китә.
Проектның төп темасы быел – онкология авыруларына каршы көрәшү. Проект программасында каралган тавыш бирү кысаларында Татарстанда яшәүче һәркемнең яраткан табибына рәхмәт сүзләрен җиткерергә мөмкинлеге бар.
Проект «Һөнәре – ТАБИБ. Кешеләргә багышланган гомер» фотокүргәзмәсе белән ачыла. Анда онкология чирен җиңгән яшь фотографлар, «Без бу Җирдә яшибез» хәйрия проектында катнашучылар эшләре куелган.
Күргәзмәдә Казанның алты табибы фотосурәте куелачак.
Күргәзмәне күренекле актриса, хәйрия эше белән актив шөгыльләнүче Мария Берсенева ача. Соңыннан бар катнашучылар Татарстан Республикасы Балалар республика клиник хастаханәсенең онкология бүлегендә дәваланучылар янына китәчәк. Балаларга фотография буенча осталык дәресләре бирү һәм аларның йөрәгендә өмет уяту өчен бирегә яшь фотографлар да киләчәк.
226-26-01,
8 917 905 68 01, e-mail:ide2@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте