7 апрельдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү (раслау) буенча сәнгать советы әгъзалары Нурлат районы коллективлары иҗаты белән танышты.
Коллективлар чыгышы чын-чынлап халык иҗаты бәйрәменә әйләнде.
Ахырдан совет әгъзалары коллективларның җитәкчеләре белән очрашып сөйләште, аларга үзләренең тәкъдим-күрсәтмәләрен бирде.
Сәнгать советы әгъзалары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына Андреевский авыл мәдәният йортының «Çеçпĕл» («Умырзая») чуваш җыры ансамбленә, Егоркинский авыл мәдәният йортының «Шӳклеме» («Мәрҗән») чуваш җыры ансамбленә, Иске Чаллы авыл мәдәният йортының «Лейся песня» рус вокал ансамбленә «Үзешчән халык коллективы» дигән исем бирүне тәкъдим итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте