7 апрельдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia 2016 ачык төбәк чемпионаты башланачак. Ярышлар 56 һөнәр буенча узачак һәм анда 1,1 мең кеше катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы линиясе буенча «Зәркәнчелек» компетенциясе тәкъдим ителгән. Яшь осталар – Казан сәнгать һөнәрчелек техникумы студентлары конкурс биремен – көмештән җилфердәүче әләм рәвешендәге эшләнмә җитештерергә тиешләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте