18 - 22 апрельдә М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Г.Тукай исемендәге VI Халыкара сәнгатьле укучылар конкурсының йомгаклау турлары узачак. Конкурс шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап уздырыла. Әлеге социаль проект милли мирасны саклап калуга, татар телен пропагандалауга, хәзерге заман милли шигъриятен үстерүгә, балалар һәм яшьләрнең иҗатка омтылышын арттыруга юнәлтелгән.
Быел конкурста катнашуга Казаннан 200,Татарстан Республикасы районнарыннан 140, Россия Федерациясе төбәкләреннән 105 гариза алынды. Һәм беренче буларак Кытайдан, Индонезиядән, Төркиядән 20 кеше киләчәк.
Йомгаклау турлары 18, 19 һәм 20 апрельдә узачак.
Конкурс 22 апрельдә йомгаклау концерты белән тәмамланачак.
296-32-23
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте