Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә «Без очышка әзер» акциясе уздырыла

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрельдә Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Космонавтика көненә һәм кешенең космоска беренче тапкыр очуының 55 еллыгына багышланган  «Без очышка әзер» акциясе уздырыла.

Теләгән һәркем  космоска багышланган викторинада катнаша, рельефлы-график  материаллар күргәзмәсендә  космоска «орына», «Йолдызга юл» китап күргәзмәсеннән  «Кешелек һәм космос»  темасына китаплар укый, тифлокоментарийлы һәм сурдотәрҗемәле «Гагарин. Космоста беренче» фильмын карый, космос атрибутикасы янына басып селфи фотога төшә алачак.  Керү бушлай.

89033438746

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International