Республикабыз сәнгать осталары концерты Татарстанның Чехиядәге көннәре кысаларында узды
Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-центрум” сәхнәсендә чыгыш ясаганда әйтте. Республикабыз сәнгать осталары концерты Чехиядә Татарстан көннәре кысаларында уздырылды. Концерт башланыр алдыннан Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.
Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, әлеге ансамбльнең хатын-кызлар хор төркеме, җырчы Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, “Ворожея” ансамбле, Айдар Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов дуэты, сәхнә сәнгатенең һ.б. осталары чыгыш ясады.
“Соно-центрум”га кергән урында Татарстан Республикасы халык сәнгате һөнәрчелеге күргәзмәсе оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов анда йөргәндә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашекка Татарстан өчен традицион һөнәрләр – тире иләү, итек басу турында сөйләде, тәкъдим ителгән әйберләрне күрсәтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.