Санкт-Петербург шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре ачылды

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген, 5 апрельдә, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Санкт-Петербург шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре ачылды. Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театрының тамаша залында аншлаг иде.  

Сәламләү сүзләрен Г.Товстоногов театрының директоры Архипова Татьяна Сергеевна, Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Вәлиуллин Ренат Нәкыйф улы, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Камалова Эльвира Рафаил кызы, Камал театрының баш режиссеры Бикчәнтәев Фәрит Рәфкать улы, Камал театры директоры Якупов Илфир Илшат улы җиткерде.

5-10 апрельдә Г.Товстоногов исемендәге зур драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур гастрольләре үтә. Гастрольләр афишасында театрның иң яхшы спектакльләре урын алган: “Зәңгәр шәл”, “Хуҗа Насретдин”, Дон Жуан”, “Банкрот” һәм “Бабайлар чуагы”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International