Чехия Республикасының Көньяк Моравия краенда Татарстан көннәре кысаларында рәссам Розалия Габделгалиева күргәзмәсе һәм «Хәзерге Татарстан» фотокүргәзмәсе ачылды.
Аларны ачуда Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Кичке сәгать җидедә «Соно Центрум» күпфункцияле мәдәни комплексында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты, Татарстан Республикасы сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе ачылачак. Бу чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Михал Гашек катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте