10 апрельдә 12.00 дән 14.30 га кадәр ДЗКЗ сәхнәсендә «Орган патшалыгы» гаилә абонементының йомгаклау концертлары була.
Беренче чиратта яшь музыка сөючеләргә аталган программа, «уен кораллары патшасы» белән чираттагы очрашуны «мавыктыргыч шахмат уенына» әйләндерәчәк. Мәгълүм булганча, органның, шахматныкы кебек үк, берничә дистә елга сузылган тарихы бар. Аларның икесе турында да:«Кешелекнең иң зур казанышы», – дип әйтергә була. ..Орган белән шахмат уенын тагын нәрсә берләштерә? Бу турыда тамашачылар концертта беләчәк.
zhanna2801@yandex.ru(Жанна Мельникова, 89274128275).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте