8 апрельдә иртәнге сәгать унда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Татарстан Республикасының мәдәни мирасын киләсе буыннар өчен саклап калу максатларында фондларны янгыннан саклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр» техник семинары уздырыла.
Анда мәдәни мирас объектларында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге заманча системаларны кертү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте