«Мир» кинотеатрында «Татармультфильм» берләшмәсендә төшерелгән «Мирас» анимация сериалының премьерасы булды (продюсеры Азат Ганиев, режиссеры Сергей Киатров).
Авторлар балаларны Татарстанның тарих-архитектура һәм мәдәни мирас объектлары белән таныштыра.
Фильмның сюжеты мавыктыргыч, маҗаралы. Төп каһарман Роман исемле малай тарих белән кызыксынучы Зөләйха дигән кыз белән Татарстан Республикасы Милли музеена экскурсиягә килә. Малайның экспонатлар белән саксыз кылануы күңелсез нәтиҗәләргә китерә: ялгыш ычкынып киткән ук шөлдерле барабанга тия дә, анда тылсым көче белән ябып тотылучы явыз Шаман иреккә чыга. Усаллыклар кылырга һәрчак әзер торучы әлеге тискәре каһарманны киредән «ябу» өчен Роман белән Зөләйха борынгыдан калган артефактлар эзләргә китәләр. Алар явыз шаманны киредән «төрмәгә» куып кертергә зур көч куйды.
Мультфильм бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте