Татарстанның табигать тарихы музеенда укучыларның иң яраткан экспонатларын билгеләячәкләр

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Татарстанның табигать тарихы музеенда укучыларның иң яраткан экспонатларын билгеләячәкләр.

Һәр бала мәдәни чараларда булганнан соң «Мәдәни көндәлеге»нә үзенең тәэсирләрен язып куя. Табигать тарихы музеенда булгач туган фикерләрен, иң охшаган экспонат турында язып, яисә ясап, фотога төшереп (креатив фикер йөртү хуплана гына), укучылар конкурста катнаша ала.

Жюри җиңүчеләрне төрле номинацияләрдә билгеләячәк. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурс 23 марттан 24 апрельгә кадәр уздырыла. Гаризалар  17 апрельгә кадәр кабул ителә.  

(843)567-80-35 (37)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International