«Сынлы сәнгатьтә Герой-шагыйрь образы. Муса Җәлилнең тууына 110 ел»

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

17 февральдән 5 апрельгә кадәр  «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә эшләде. Бүген аны тантаналы төстә ябачаклар.

Әлеге күргәзмәдә Герой-шагыйрьнең образы чагылдырылган иң яхшы картиналар, график, скульптур эшләр, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре куелган иде.

Күргәзмәне ябу тантанасында шагыйрь Ренат Харисның «Җәлилчеләр» поэмасы яңгыраячак. Аны Киров районының 4 нче гимназиясе укучылары сөйли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International