Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә очрашу

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә аның укучылары, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы әгъзалары  Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белән очрашты. Ул җиденче чакырылыш Федераль Собрание Дәүләт Думасына тиздән узачак сайлауларны оештыруга багышланган иде. 

Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре сайлаулар турындагы законнарда, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлауларда катнашуына кагылышлы өлештә, үзгәрешләр турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International