Иртәгә, 5 апрель көнне, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры оешуга 5 ел тулу зурлап билгеләп үтеләчәк. Әлеге чара уңаеннан, тамашачыларга Туфан Миңнуллин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Мулла” спектакле күрсәтеләчәк.
Юбилей чаралары кысаларында, 5-11 апрель көннәрендә, Әтнә театрында “Бер экспонат” күргәзмәсе эшләячәк. Театрга килүчеләр анда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элеккеге баш режиссеры Марсель Сәлимҗановка тапшырылган “Алтын битлек” не күрә алачак. Әлеге бүләк аңа 2011 елда “Намус һәм тугрылык өчен” номинациясендә җиңгән өчен тапшырылган иде. Шунда ук мәшһүр сынчы Рада Нигъмәтуллинаның “Тукайга мәхәббәт” скульптуралары һәм Әтнә театры спектакльләреннән фотокүргәзмә дә тәкъдим ителә.