Апрельнең 5 еннән 8 енә кадәр Чехия һәм Венгриядә Татарстан Республикасы көннәре уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты катнашында үтәчәк бу вакыйга Чехиянең Көньяк Моравия крае һәм Венгрия арасында хезмәттәшлекне төрле яклап үстерү һәм элемтәләрне ныгыту максатында оештырыла.
5 апрельдә кичке сәгать җидедә Чехия Республикасының Брно шәһәрендәге Бржетислава Бакала концерт залында Татарстан Республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты узачак. 6 апрельдә шушы ук шәһәрнең администрациясе бинасында Татарстан рәссамнары һәм фотографлары эшләреннән төзелгән күргәзмә ачыла. Шушы ук көнне татарстан сәнгать осталарының зур концерты була, халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләреннән төзелгән күргәзмә эшли башлый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте