12 нче августта бөек Иван Шишкинның туган җирендә ЮНЕСКО чаралары программасына кертелгән һәм Мәдәниятләрнең якынаюы елына багышланган “Эпос сулышы” (“Дыхание эпоса”) халыкара сәнгать симпозиумы башланачак. Симпозиумга Шотландиядән, Һиндстан, Мисыр, Россия, Белорусия, Казахстан, Әрмәнстан, Үзбәкстаннан рәсем сәнгате һәм графика осталары җыелачак.
Симпозиум бетүгә Алабугада “Кыңгырау чыңы” фестивале белән берлектә уза торган өч көнлек Спасс ярминкәсе башлана. Бирегә Россиянең төрле шәһәрләреннән 250 дән артык оста күн, тире, агач, кызыл балчык, фарфор, көмеш, асылташ, туз, тал чыбыгы, кабык һәм башка табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрен алып киләчәк. Сату көннәре фольклор, театр һәм цирк коллективларының чыгышы белән үреләчәк. Шишкин буалары мәйданында колоритлы милли хуҗалыклар һәм «Осталар шәһәре» урнашачак.
Алабугада үткәрелгән август ае чараларын V Халыкара Цветаева укулары тәмамлаячак. Бирегә 100дән артык тәрҗемәче, шагыйрәнең иҗатын тикшереүче, Цветаева музейларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, язучы, шагыйрь, артист, журналистлар җыелачак. Быел Цветаева укуларына Италия, Испания, Сербия, Чехия, Греция, Мексика, Германия, Франция һәм Финляндиядән күпсанлы чит ил кунаклары киләчәк. Укуларга йомгак буларак, өч номинациядә Марина Цветаева исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителәчәк.
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура hәм сәнгать музей-тыюлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте