“ТЮРКСОЙ” халыкара оешмасы яңа проектын тормышка ашыра

2010 елның 2 августы, дүшәмбе

      “ТЮРКСОЙ” халыкара төрки мәдәниятләре оешмасы яңа проектын гамәлгә ашыра. Ул төрки телле халыклар тарихында беренче тапкыр “ТЮРКСОЙ” яшьләр камера оркестры оештырды.

     Проектның төп максаты булып яшь музыкантларның сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри үсешен стимуллаштыру һәм гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту тора.

     “ТЮРКСОЙ” халыкара камера оркестры тәүге концертларын Беренче Истанбул халыкара яшьләр оркестрлары фестивале кысасында Әнкара һәм Истанбул шәһәрләрендә куячак. Концертлар мәшһүр музыкант һәм дирижер Фуат Мансуров истәлегенә багышлана.

     Әлеге проектта Татарстан Республикасыннан Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары – Владимир Ершов һәм Арыслан Сәйфи катанаша. Программада танылган татар композиторы Сәлих Сәйдәшевнең әсәрләре дә яңгыраячак.

    ТЮРКСОЙ халыкара төрки мәдәниятләре оешмасы 1992 елда оешкан. Ул төрки телле халыкларның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә юнәлтелгән күптөрле кызыклы һәм мөһим проектларның оештыручысы  булып тора.

     Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International