Чистай дәүләт музей-тыюлыгында «Файдалы каникуллар» музей программасына йомгак ясалды

2016 елның 1 апреле, җомга

21 - 29 мартта 8  көн дәвамында Чистай дәүләт музей-тыюлыгының Истәлек-бүләкләр салонында 17 осталык дәресе уздырылды, аларда 250 кеше – өлкәннәр һәм балалар катнашты.

Программа барышында осталар аларны җиде төрдәге кул эше техникасы белән таныштырды, һөнәрчелек серләренә төшендерде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International