Зеленодольскида «Йолдызлык»ның зона этабына йомгак ясадылар

2016 елның 1 апреле, җомга

Зеленодольскиның Горький исемендәге мәдәният йортында  уналтынчы тапкыр уздырыла торган «Йолдызлык» фестиваленең зона этабына йомгак ясалды.

Йомгаклау-сайлап алу этабында меңнән артык бала катнашты һәм алар жюрига 234 иҗади номер тәкъдим итте.  5 тән алып  21 яшькәчә балалар һәм егет-кызлар өч номинациядә үз талантын күрсәтте: вокал (соло һәм ансамбльләр), хореография һәм конферанс. Нәтиҗәдә суперфиналга 49 номер узды, аларда  303 кеше катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International