30 мартта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «үзенчәлекле» балалар өчен музей сәгате уздырылды.
Музей хезмәткәрләре аны Чаллының «Бала-могҗиза» дәвалау педагогикасы үзәге белән бергәләп гамәлгә ашыра. Бу көнне Алабугага әти-әниләре белән бергәләп сәламәтлекләрендә менталь тайпылышлар булган балалар килде. Алар өчен музейның интерактив һөнәрханәсендә һәм декоратив-гамәли сәнгать музей-һөнәрханәсендә осталык дәресләре уздырдылар, җигүле атка утыртып, шәһәрнең тарихи үзәге буйлап экскурсиядә йөрттеләр. Икенче көнне шушы ук программаны Алабуганың «Астра» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен оештырдылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте